Алтынчы гастрономия фестивалендә Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан һәм кафе катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). 23-нче августта Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале старт ала. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан һәм кафе катнашачак, алар «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уникаль сыйлар тәкъдим итәчәк.
Быел алтынчы тапкыр узачак «Тәмле Казан» фестивале тематик зоналарга бүленәчәк. Аларның һәркайсында төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, дегустация, конкурслар һәм иҗат коллективларының чыгышлары узачак.
«Казан» тортын тәкъдир итү чараның төп үзенчәлеге булачак – кунаклар гадәти булмаган десертны татып карый һәм сатып ала алачак.
Традиция буенча, фестиваль кунаклары иң тәмле ресторанны сайлаячак, ә шеф-пешекчеләр арасындагы бәйге шәһәрнең иң оста һәм талантлы пешекчесен ачыклаячак.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль узган көннәрдә Казанда Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.