В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан халкы һәм кунаклары Г. Тукай әдәби музеенда, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда һәм башка учреждениеләрдә бушлай була ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). 3 нче октябрьдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
Бу көнне Г.Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм башкаларга керү ирекле булачак.
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен билет сатып алырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.