14 гыйнварда Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Гадәттәгечә, килүчеләрне айның һәр беренче сишәмбесендә түләүсез кабул итәләр.

Бу көнне түбәндәге учреждениеләргә керү ирекле булачак:

В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);

Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74);

Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);

1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12);

Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);

Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35);

Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал);

Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);

Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);

Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2).

Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.

2025-01-12T09:01:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.