Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2018, 16:58

Иу шәһәренең вице-мэрына Казан буенча виртуаль тур уздырдылар

Кытай шәһәре җитәкчелегенә һәм туроператорларына ТР башкаласының туристик потенциалын тәкъдим иттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Регина Нурулина). Иу шәһәренең вице-мэры Ли Цзюньфуга Казан буенча виртуаль тур уздырдылар. Очрашу Татарстан башкаласы Туризм үсешенә булышлык итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова җитәкчелегендәге делегациясенең Кытайга эшлекле сәфәре кысаларында үтте.

Иу шәһәре Чжэцзян провинциясендә, Ханчжоудан 100 км ераклыкта урнашкан. Бу дөнья сәүдәсе үзәге һәм чит ил оешмалары өчен иң төп сәүдә мәйданчыгы. Вице-мэр Ли Цзюньфу үзенең сәламләү сүзендә ике шәһәрне чагыштырды: “Иу, Казан кебек үк, борынгы һәм заманча, 2 мең елдан артык тарихлы шәһәр. Шул ук вакытта Иу – инновацион шәһәр, ул дөньяның 200-дән артык иле белән сәүдә элемтәләре урнаштырды”. Дарья Санникова Иу вице-мэрына җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда Иуның туристик операторлары да катнашты. Алар халыкара туризм белән шөгыльләнә. Кайбер компанияләр бик теләсәлә дә, Россия юнәлеше белән әле эшләмиләр. Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе аларга шәһәрнең туристик потенцияалын тәкъдим итте, инфраструктура, мәдәни, спорт тормышы, экскурсияләр төрлелеге турында, шулай ук Татарстан башкаласының Кытай кунакларын кабул итәргә әзер булуы хакында сөйләде. Кызыксынган туроператорларны Казанга чакырдылар.

Очрашу азагында Иу вице-мэрына виртуаль чынарлык технологиясе ярдәмендә Татарстан башкаласы белән танышырга тәкъдим иттеләр. Ли Цзюньфу шәһәрнең матурлыгын билгеләп үтте. “Бүгенге презентациядән соң, күп кенә туроператорлар сезнең проектлар белән кызыксыначак”, - дип ассызыклады ул.

Барлык яңалыклар