Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 10:39

Жуковский урамында кар ишелүдә гаеплеләр җәзага тартылачак

Ике җәяүле зыян күрүгә сәбәп булган инцидент буенча Казан Башкарма комитеты тикшерү үткәрә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казан Башкарма комитеты Жуковский/Большая Красная урамы буенча урнашкан 12/46 номерлы йорт янындагы инцидент буенча тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәсендә ике җәяүле зыян күргән. Кичә биредә реконструкцияләнә торган бинаның төзелеш урманнарыннан кар төшкән. Объектны әйләндереп алган койма өстендәге элмә кар массасына түзмәгән һәм әлеге элмә астыннан узып барган ике җәяүле өстенә ишелгән.

Нәтиҗәдә ир-ат (1960 елгы, 7 номерлы шәһәр хастаханәсенә салынган ) һәм малай (2016 елгы, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган) зыян күргән. Ир-атның хәле уртача авырлыкта, канәгатьләнерлеккә якын дәрәҗәдә дип бәяләнә, оператив тыкшыну таләп ителми. Малайның травматик җәрәхәтләре юк. Объектның милекчесе булып «Сити Эстейт» ҖЧҖ тора, дип билгеләнде. «Л. А. Колодкина йорты» Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр) бердәм дәүләт реестрына кертелгән.

Объектны реконструкцияләү эшләре 2017 ел ахырында башланган. Объектта эшләр башкаручы һәм генераль подрядчы – «Теплоника-М» ҖЧҖ.

Башкарма комитет комиссиясе әлеге хәлне өйрәнә һәм бинаның норматив эчтәлеге өлешендә тикшерү үткәрә. Реконструкцияләнә торган «Л. А. Колодкина йорты» объектында кар ишелүгә юл куйган җаваплы затлар тиешле җәзасын алачак.

Барлык яңалыклар

Жуковский урамында кар ишелүдә гаеплеләр җәзага тартылачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казан Башкарма комитеты Жуковский/Большая Красная урамы буенча урнашкан 12/46 номерлы йорт янындагы инцидент буенча тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәсендә ике җәяүле зыян күргән. Кичә биредә реконструкцияләнә торган бинаның төзелеш урманнарыннан кар төшкән. Объектны әйләндереп алган койма өстендәге элмә кар массасына түзмәгән һәм әлеге элмә астыннан узып барган ике җәяүле өстенә ишелгән. </p> <p> Нәтиҗәдә ир-ат (1960 елгы, 7 номерлы шәһәр хастаханәсенә салынган ) һәм малай (2016 елгы, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган) зыян күргән. Ир-атның хәле уртача авырлыкта, канәгатьләнерлеккә якын дәрәҗәдә дип бәяләнә, оператив тыкшыну таләп ителми. Малайның травматик җәрәхәтләре юк. Объектның милекчесе булып «Сити Эстейт» ҖЧҖ тора, дип билгеләнде. «Л. А. Колодкина йорты» Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр) бердәм дәүләт реестрына кертелгән. </p> <p> Объектны реконструкцияләү эшләре 2017 ел ахырында башланган. Объектта эшләр башкаручы һәм генераль подрядчы – «Теплоника-М» ҖЧҖ. </p> <p> Башкарма комитет комиссиясе әлеге хәлне өйрәнә һәм бинаның норматив эчтәлеге өлешендә тикшерү үткәрә. Реконструкцияләнә торган «Л. А. Колодкина йорты» объектында кар ишелүгә юл куйган җаваплы затлар тиешле җәзасын алачак. </p>