В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул волонтерларга Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны яңартуда ярдәм итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Фин-Россия актеры һәм режиссеры Вилле Хаапасало Казанда «Том Сойер Фест» фестивалендә катнашты. Ул волонтерларга Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны яңартуда ярдәм итте.
Вилле Хаапасало йортның икенче катында тәрәзә яңакларын буярга ярдәм иткән. «Мин авылда яшәдем һәм кул хезмәтен хөрмәт итәм, бу бик җиңел, ниндидер матур эш башкару турында хис туа»,-дип китерәләр фестиваль активистлары актерның сүзләрен социаль челтәрләрдә.
Ул «Том Сойер Фест»ка беренче тапкыр гына кушылмый – 4 ел элек Самарада да, фестивальгә нигез салган шәһәрдә дә, йорт бизәүдә катнашкан.
Искәртеп узабыз, Вилле Хаапасало Татарстанда һәм аның башкаласында республиканың туристлык потенциалы һәм балык тоту турында программалар сериясен төшерә. Артист Европа халкына, аерым алганда, фин тамашачысына Кремльне, Әл-Мәрҗани борынгы мәчетен, чәк-чәк музеен, шәһәр мунчасының берсен күрсәтәчәк, шулай ук татар милли бәлешен ничек пешерергә икәнен күрсәтәчәк.