В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сессиядә депутатлар тарафыннан сигез мәсьәлә каралачак
Бүген Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында Казан шәһәре Думасының VII сессиясе узачак көнне расладылар – сессия 15 апрельгә билгеләнде. Көн тәртибе буенча фикер алышу чараның төп темасы булды – депутатлар сигез мәсьәләне карарга ниятли. Алар арасында – Казан бюджеты үтәлеше, Ватанны саклаучылар елына йомгак ясау, шәһәрдә эшмәкәрлекне социаль-икътисади үстерү нәтиҗәләре һәм башкалар. Утырыш Ратушада Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Денис Гордийко фотосы
Сессиянең көн тәртибе буенча фикер алышканнан соң, чарада катнашучыларга шәһәрнең хәйрия проектларын тәкъдим иттеләр. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр белән шөгыльләнүче «Барысы да балалар өчен» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасын гамәлгә куючы Дәлия Гайнанова һәм «БлагоДарю/ИгелекКылам» социаль адаптация үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Гөлнара Галиәхмәтова үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.

«Быел «Игелекле Казан» проекты үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Апрель азагында халыкара «Игелекле Казан» форумы уздырыла, анда 250 дән артык кеше, шул исәптән Россия һәм халыкара белгечләр, әйдәп баручы коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. Соңгы елларда Казанда тотрыклы үзара ярдәм культурасы формалашты. Депутатлар арасында да хәйрия һәм социаль эшчәнлектә актив катнашучылар аз түгел», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
«Барысы да балалар өчен» хәйрия оешмасын гамәлгә куючы, Казан шәһәре Думасы депутаты Дәлия Гайнанова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта алар бергәлегендә 750 гаилә бар. Депутат проект тормышында актив катнашучыларның барысына да – Казан командасына, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасына, бизнес вәкилләренә һәм шәһәр халкына рәхмәт белдерде.
Дәлия Гайнанова – авыр формада церебраль параличланган бала әнисе. Бала үскән саен, әни кеше кием сайлауда кыенлыклар белән ешрак очраша башлый: гадәти балалар киемнәре алар өчен көндәлек тормышта уңайсыз булып чыга. Туры килгән вариантлар табылмый – Дәлия үзе тегәргә карар кыла. Берничә сәгать дәвамында ул ательеда осталар белән бергә кием өлгесе ясый. Шулай итеп, үзенчәлекле ихтыяҗлары булган балалар өчен уңайлылыкны, матурлыкны бергә берләштерә торган кием концепциясе туа. Һәм бүгенге көндә команда нәкъ менә әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә. Моннан тыш, алар физиологик үзгәрешләре булган махсус хәрби операция ветераннары өчен дә кием тегә.
Фондта авыр тормыш хәлендә калган балалары булган аналарга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Алар белән төрле профильле белгечләр эшли, күңел ачу һәм белем бирү чаралары үткәрелә. Хатын-кызлар биергә өйрәнә, этикет һәм инглиз теле мәктәбенә йөри. Муниципаль берәмлек фондка Себер тракты, 28 адресы буенча бина биргән.
«ИгелекКылам» социаль адаптация үзәге директоры Гөлнара Галиәхмәтова 15 елга якын менталь тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм итә. Үз эшчәнлеген ул 2008 елда Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында башлап җибәрә – башта ул социаль хезмәткәр булып эшли, соңрак әлеге учреждениегә җитәкче итеп билгеләнә. Депутат сүзләренчә, 18 яшькә җиткәч, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр психик неврология интернатына җибәрелә.
Социаль проектны башлап җибәрер алдыннан Гөлнара Галиәхмәтова шундый ук үзәкләрнең эш тәҗрибәсен җентекләп өйрәнә: Мәскәү, Санкт‑Петербург, Владимир һәм Псков шәһәрләрендәге учреждениеләр белән танышып кайта. Шулай ук ул Израильнең социаль адаптация тәҗрибәләрен анализлый.
Хәзер хәйрия фондында 12 кеше тәрбияләнә. Алар өчен ике фатир әзерләнгән, биредә тәрбияләнүчеләр гадәти тормыш белән яши. Узган ел Фучик урамында урнашкан 87 нче йортта икенче фатир ачылган. Анда өч егет яши – алар уртак көнкүреш алып бара һәм эшлиләр. Яшүсмерләр мөстәкыйль яшәми, аларны остазлар һәм кураторлар тикшереп тора.
«2026 елда без үз проектыбызда катнашучылар санын 15 кешегә кадәр арттырырга ниятлибез. Балалар йортында өч бала бар, алар учреждениедән чыгу чиратын көтә», – дип планнары белән уртаклашты депутат. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер бер шәхси йорт капиталь төзекләндерелә. Әлеге йортка якын киләчәктә проект карамагындагы кешеләрне урнаштырачаклар.
Гөлнара Галиәхмәтова үз карамагындагыларга ярдәм итә алырлык тагын бер тәкъдим турында сөйләде: ул балалар эшли алырлык кәхвәханә ачарга тәкъдим итте.
«Сезнең белән очрашкан саен, мин шәһәребездә игелек һәм ярдәм культурасы булдырылуына ихластан сөенәм. Аеруча авыр тормыш хәлендә калганнарга: ата-ана каравыннан мәхрүм балаларга, сәламәтлеге чикле, менталь тайпылышлары булган кешеләргә, авыр яшүсмерләргә ярдәм итүгә үз гомерләрен багышлаган изге кешеләрнең эше сокландыра. Шунысы куанычлы, Казанда битараф булмаган кешеләр саны арта. Уртак максатлар – «Игелекле Казан» концепциясе тирәсендә төрле проектлар берләшә. Бу тәкъдим генә түгел, шәһәрнең чын алтын фонды: волонтерлар, хәйриячеләр, активистлар, алар эш буенча түгел, ә бәлки йөрәк һәм күңел кушуы буенча ярдәм итә», – дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.