Бу «Тәмле Казан» гастрофестивален уздыру белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Парковкадан 10:00 дән 18:00 гә кадәр файдаланып булмаячак. Чикләү чарада катнашучы учреждениеләрнең һәм туй кортежларының транспортына кагылмаячак, дип җиткерделәр ТР башкаласының Туризмны үстерү комитетында.
Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын алдан ук маршрутларын планлаштырырга һәм парковка өчен урыннарны күрше урамнардан сайларга чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, «Тәмле Казан» гастрофестивале 19 нчы һәм 20 нче августта узачак. Быелгы вакыйганың төп концепциясе «Гастрономия шәһәрчеге» булачак, ә төп мәйданчыклар – «Казан» гаилә үзәге һәм Казан Кремленең урыннары. Чара турында тулырак KZN.RU материалыннан белеп була.