Казанда фаҗиганең 35 еллыгына багышланган истәлекле чаралар уза.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Бүген Казанда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне ликвидацияләүче ветераннар җыелышы узды. Очрашу А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгенең тамашачылар залында узды.
Чарада «Чернобыль» Берлеге» инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Александр Барсков, «Чернобыль» Берлеге» инвалидларының шәһәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Виктор Стекольщиков һәм аның урынбасары Илгиз Ханнанов катнашты. Алар ликвидатор ветераннарга һәм медицина хезмәткәрләренә «ЧАЭС авариясен юк итүгә 35 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Истәлекле бүләкне 70-тән артык кеше алды, шул исәптән кайберләренә ул үлгәннән соң бирелде. Тантанадан соң кунаклар өчен А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгенең бию һәм вокаль коллективлары чыгыш ясады.
26-нчы апрельдә Казанда Чернобыль фаҗигасенең 35 еллыгына багышлап чәчәкләр салу була. Катнашучылар 10:00 сәгатьтә Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы киселешендәге скверда һәлакәтне бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында җыелачак. Казан районнары администрациясе тантанадан соң ветераннар өчен хәйрия ашлары үткәрәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 1986 елның 26-нчы апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә көчле шартлау булды. Авария аркасында пычраткыч матдәләр хәзерге вакытта Белоруссия, Украина һәм Россия Федерациясе составына керүче Советлар Союзы территориясенең зур кишәрлекләренә тарала. Өч зыян күргән илдә якынча 8,4 млн кеше радиация йогынтысына дучар булган. Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә 1500-гә якын казанлы катнашты.