Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2025, 10:43

МХО инвалид ветераннары Казанның муниципаль спорт учреждениеләрендә дәресләргә бушлай йөри ала

Аларны йөзү, уктан ату, футбол буенча күнегүләр көтә

Казанның тугыз муниципаль спорт учреждениесендә махсус хәрби операция ветераннары (инвалидлары) өчен бушлай күнегүләр оештырылган. Гражданнар йөзү, уктан ату дәресләренә, шулай ук физик күнегүләр ясый торган махсус җайланмалар булган залларда шөгыльләнә ала.

Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 20:15 сәгатьтә инвалид ветераннарның барлык категорияләре «Триумф» спорткомплексында (Олег Кошевой ур., 19) йөзү дәресенә кушыла ала. Шул ук көннәрдә 13:30 сәгатьтән «Тасма» спорт мәктәбе тренерлары уктан ату буенча дәресләр үткәрәчәк (Гагарин ур., 56). Төркем ким дигәндә биш кеше язылган очракта эшләячәк; язылу өчен алдан телефоннан шалтыратырга кирәк.

Барлык категория инвалид ветераннар өчен чәршәмбе көнне 20:30 сәгатьтә «Акчарлак» бассейнында (Кол Гали ур., 13а) йөзү дәресләре оештырыла.

«Ак Бүре» спорт мәктәбендә (Ваһапов ур., 17а) шимбә көннәрендә 11:00 сәгатьтә Футбол дәресләре үткәреләчәк. Ә көч күнегүләренә кушылырга теләүчеләрне 12:00 сәгатьтән «Ак Бүре» спорт мәктәбенең физик күнегүләр ясый торган махсус җайланмалар булган залларда (Ваһапов ур., 17а) көтәчәкләр. «Максат» спорт мәктәбендә (Академик Парин ур., 10) 13:15 кә волейбол буенча, ә 14:00 кә баскетбол буенча дәресләр планлаштырылган. Инвалид ветераннар тренажер залларына 15:15 сәгатьтә «Динамо» спорт мәктәбендә (Гаврилов ур., 48), шулай ук «Трудовые резервы» спорт мәктәбендә (Н.Ершов ур., 7а) 17:00 сәгатьтә бара алалар.

Якшәмбе көннәрендә инвалид ветераннарның барлык категорияләре, коляскада утыручыларны да кертеп, 9:00 сәгатьтә «Идел» физкультура-спорт җәмгыятендә (Фәйзи ур., 2а) өстәл теннисы дәресләрендә көтәчәк. 10:00 сәгатьтән барлык категорияләр өчен «Ак Бүре» спорт мәктәбенең тренажер залы эшләячәк (Ваһапов ур., 17а). Шул ук вакытта «Максат» спорт мәктәбендә (Академик Парин ур., 10 йорт) карате дәресләре үткәреләчәк. 10:45 сәгатьтә инвалид ветераннарның барлык категорияләре, коляскада йөрүчеләрдән тыш, «Ак Бүре» спорт мәктәбендә (Ваһапов ур., 19) йөзү дәресләренә йөри алачак. «Тасма» спорт мәктәбендә (Гагарин ур., 56) 13:00 сәгатьтә уктан ату дәресләре узачак. Төркем ким дигәндә биш кеше язылган очракта эшләячәк; язылу өчен алдан телефоннан шалтыратырга кирәк.

Шулай ук якшәмбе көннәрендә 14:30 сәгатьтә «Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексында (Чуйков ур., 8) йөзү дәресләре оештырыла. Аларга, коляскада йөрүчеләрдән тыш, инвалид ветераннарның барлык категорияләре дә килә ала. «Акчарлак» бассейнында (Кол Гали ур., 13а) 16:15 сәгатьтә барлык категорияләр өчен дә йөзү дәресләре оештырыла.

Дәресләр турында тулырак мәгълүматны +7(919)689-97-49 телефоны буенча ачыкларга була.
Барлык яңалыклар