19 меңнән артык граждан торак шартларын яхшыртуга субсидия алган
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә агымдагы елда зур социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Республика җитәкчелеге карары буенча, федераль түләүләрдән тыш, төбәк бюджетыннан өстәмә ярдәм чараларына да акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш җәрәхәтләре нәтиҗәсендә инвалидлык алган ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү өчен 50% күләмендә субсидияләргә, протезлар (тешләрдән тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән түләүсез тәэмин итүгә исәп тота алачак. Шулай ук аларга шәһәр яны су транспортында йөрүгә 50% ташлама биреләчәк.
Тыл хезмәтчәннәре игътибарсыз калмаячак: быел аларга ай саен 939 сум күләмендә түләү, шулай ук тешләрне протезлау мөмкинлеге биреләчәк. Шулай ук аларга ишетү сәләтен торгызганда финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Ветераннарның торак шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирелә, субсидияләрне 19 мең 144 кеше алган. 1699 бинада ремонт ясалган.
Министр шулай ук ярдәмнең мөһим өлеше өйдә хезмәт күрсәтү булуын билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә ризык әзерләүне, җыештыруны һәм көнкүрештә ярдәм итүне дә кертеп, өйләрне карап тоту буенча хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Моннан тыш, республикада геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән проектлар актив гамәлгә ашырыла. Алар арасында – «Балкыш» («Сияние») фестивале, «Ветеранга – ветераннар игътибары» акциясе һәм башка инициативалар.