В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр 28 нче апрельдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында оештырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Халык сорауларына РФ Пенсия фондының, РФ Социаль иминият фонды, РФ Федераль салым хезмәте, РФ Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, консультацияләрне ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Прокуратурасы вәкилләре, адвокат һәм нотариус күрсәтәчәк.
Халыкны кабул итү 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2а) узачак, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.