Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 17:42

Хезмәт ветераны Юрова Екатерина Федот кызы законда каралган барлык ярдәм чараларын ала

Горбунов исемендәге Казан авиация заводы Казан пенсионерының бүлмәсендә ремонт үткәрергә әзер.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Юрова Екатерина Федот кызы - Казанда яшәүче 96 яшьлек тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны - законнарда каралган барлык ярдәм чараларын тулы күләмдә ала. Узган атна ахырында социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеороликка җавап итеп, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә шундый шәрехләүләр бирделәр.

Роликта пенсионер ханымның һәм аның туганының хезмәт ветераны яши торган шәхси йортны ремонтлау турында таләпләре дә китерелә. Екатерина Федот кызы торак биналарга агымдагы ремонт ясау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән ветераннар исемлегенә 2013 елда кертелгән. Исемлек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе тарафыннан социаль яклау бүлеге белешмәләре нигезендә формалаштырылган.

Әлеге исемлек буенча ветераннарның торак шартларын ветераннар советлары вәкилләре һәм мөрәҗәгать иткән ветераннар хезмәт куйган предприятиеләр хезмәткәрләре кергән комиссия тикшерде. Ветераннар Советы беренче чиратта ялгыз яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән карар кабул итте. Хәзерге вакытта Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 1759 тыл хезмәтчәне яши. Екатерина Федот кызы ялгыз һәм ялгыз яшәүче ветеран түгел, ә аның йорты канәгатьләнерлек хәлдә, диелә Казан авиация җитештерү берләшмәсе ветераннар советы, Авиатөзелеш районы ветераннар советы һәм Авиатөзелеш районы социаль яклау бүлеге актларында, алар Е.Ф.Юрованың торак-көнкүреш шартларын берничә тапкыр тикшергәннәр.

Район администрациясендә шулай ук пенсионер яши торган торак йортка ул үзе түгел, ә аның килене – Татьяна Юрова (2013 елда ул үзе артыннан йортка хокукны теркәгән) ия булуын аңлаттылар. РФ Граждан кодексы нигезендә, милекче үз милкен карап тоту авырлыгын үзе үтәргә тиеш,ә шәхси йортта бюджет хисабына ремонт үткәрү закон бозуга керә.

Шуңа да карамастан, Казан авиация заводы элегрәк предприятие хисабына Екатерина Федот кызы яшәгән бүлмәдә ремонт үткәрергә тәкъдим иткән иде. Әмма хезмәт ветеранының килене Т.Юрова, бөтен йортны ремонтлауны таләп итеп, бу ярдәмнән баш тартты.

2015 елда Т.А.Юрова бөтен йортны ремонтлау таләбе белән, ветеран исеменнән Казанның Вахитов район судына дәгъва гаризасы (Казан шәһәре Башкарма комитетына каршы дәгъва) бирде. Шул ук елны район суды карары һәм Татарстан Республикасы Югары судының апелляция билгеләмәсе белән мөрәҗәгать итүчегә торак йортка агымдагы ремонт үткәрү һәм көнкүреш техникасы сатып алудан баш тарталар.

Казан авиация заводының Екатерина Федот кызының бүлмәсен ремонтлау буенча тәкъдиме бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

Шунысын да әйтергә кирәк, Е.Ф.Юрова торак йортларга ремонт ясау өчен федераль бюджеттан субсидия тиешле гражданнар категориясенә керми. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «хәрби хезмәткәрләрнең туендыручысын югалткан гаилә әгъзалары карамагындагы индивидуаль торак йортларны ремонтлауны тәэмин итү кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 27-нче маеннан 313-нче номерлы карары нигезендә әлеге акчаларны алу хокукына түбәндәге категорияләр ия:

- хәрби хезмәт вакытында, шул исәптән чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткәндә һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары;

- контракт буенча хәрби хезмәт үткән һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң һәлак булган (вафат булган) (хәрби хезмәттә булуның иң чик яшенә җитеп азат ителгән, сәламәтлек мөмкинлекләренә бәйле киткән, хезмәт итүенең гомуми озынлыгы 20 ел һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән) гражданнарның гаилә әгъзалары.

Видеороликны урнаштырганнан соң Екатерина Юрова 10-нчы февральдә ТР Министрлар Кабинеты бинасы каршында ялгыз пикет уздырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, хезмәт ветераны яши торган торак шартларын карау өчен, Екатерина Федот кызы яшәгән йортка барырга тәкъдим итте.

Күрсәтелгән адрес буенча Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Агафетова, «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалы - Горбунов исемендәге Казан авиация заводының персонал буенча директоры Мария Сивко һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводының Ветераннар советы рәисе Оксана Василюк килде. Әмма йортта беркем дә юк иде, Е.Юрова ягыннан берәү дә килмәде, өйгә эләгеп булмады, дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

Барлык яңалыклар