Донорлар булып I һәм II кан төркеме булган шәһәр кешеләре була ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март). 23 нче мартта Республика кан үзәгендә язгы донорлык акциясе узачак. Катнашуга I (Rh+ һәм Rh-) һәм II (Rh-) кан төркемнәре донорлары чакырыла.
55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк казанлылар кан доноры була ала. Тулырак сылтама буенча белергә мөмкин. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Республика кан үзәге матбугат хезмәте.
Иреклеләрне 8:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча кабул итәчәкләр. Донорлар өчен бәйрәм атмосферасы һәм сувенирлар әзерләнәчәк.
Акция «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән узачак.