Җиңү паркы, 1000 еллык мәйданы, Казансу яры, Вахитов районы паркларының һәм скверларының бер өлеше һәм башка территорияләр инде эшкәртелгән
Татарстан башкаласында язгы дератизация уза. Дезинфекция станциясе белгечләре 100 гектарга якын җирне эшкәрткәннәр инде: Җиңү паркы, 1000 еллык мәйданы, Казансу яры, Казан Кремле таулары, Вахитов районы паркларының һәм скверларының бер өлеше. Гомумән алганда, кимерүчеләр белән көрәш 743,6 га территориядә узачак.
Быел һава шартларына бәйле рәвештә дератизациягә 2 апрельдә үк керештеләр. 2024 елда эшкәртү 22 апрельдә башланды. Эшләр башлану метеорология шартларына бәйле, дип хәбәр итте KZN.RU корреспондентына Казанның дезинфекция станциясенең баш табибы Евгения Шарапова.
Ел саен дератизацияне язгы һәм көзге чорларда үткәрәләр. Быел барлыгы 1239,49 га территория билгеләнгән. Җылы көннәр җитү белән гомуми мәйданның 60%ын эшкәртәләр, быел – 744 га. Көз көне калган 496 гектарга күчәчәкләр. Эшкәртү урынын һәм мәйданын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе билгели. Белгечләр территорияләрне зоологик мониторингны исәпкә алып ачыклыйлар. Эшләрне Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты карамагында булган территорияләрдә, шулай ук Горки-Әмәт урманында һәм башка яшел территорияләрдә башкаралар. Шул исәптән халык мөрәҗәгатьләре буенча урыннар да исәпкә алына.
Кимерүчеләр белән көрәш шәһәрнең үзәк өлешеннән башланды, анда Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чаралары – 1000 еллык һәм 1 Май мәйданы, Җиңү паркы, цирк тирәсендәге территория, Казан Кремле таулары, ТР Милли китапханәсе янындагы яшел зоналар – узачак. Шулай ук Ленин урамыннан Киров дамбасына кадәр, Бауман урамында, шәһәрнең Вахитов районы паркларында һәм скверларында да эшләр башкарылган. Бүгенгә барысы 100 гектар җир эшкәртелгән, эшне май ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Эшкәртелә торган территориянең мәйданына карап, бригада ноктасына кимендә алты белгечтән чыга. Эшкәртү башкарыла торган урыннарда аншлаглар куялар. Дератизация бөртекле химик кушылманы кимерүчеләр оясына салуны күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан Казанда ачык территорияләрне эшкәртүнең өч төре уздырыла: дератизация (кимерүчеләр белән көрәш), акарицид (урман бетенә каршы) һәм ларвицид (комарларга каршы). Соңгысына Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге энтомологлары гаризалары буенча керешәләр. Быел Казанда сулыкларны малярийга каршы эшкәртү буенча 213,33 га мәйдан билгеләнгән.