Үз продукциясен муниципаль районнардан фермерлар һәм агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Ярминкәләр 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак:
Дементьев урамы, 7
Ленинград урамы, 27
Татарстан урамы, 53
Чехов урамы, 2
Батыршин урамы, 20
Краснококшайск урамы, 150/2
Революция урамы, 12
Лаврентьев урамы, 10
Х.Ямашев проспекты, 71а
Р.Зорге урамы, 66
Ю.Фучик урамы, 64
Аграр урамы, 2
Липатов урамы, 7
Салават Күпере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкә якшәмбе көннәрендә үткәрелә.
Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерәләр, җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә номер 84331).