В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне Г.Камал театры каршында биш номинациядә билгеләячәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). 20-нче июльдә Казанда «Велодевичник» дип аталган җәйге акция узачак. Шәһәрнең иң иҗади һәм спорт сөючән велоледилары 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда җыелачак.
Чараның темасы – диңгез, кояш, пляж. Күлмәк, купшы костюмнардан киенгән һәм чәчәк тоткан катнашучылар Казанның үзәк урамнары буйлап үтәчәк. Кызлар Бауман урамын узачак, аннары Кремль яр буенда, «Казан» гаилә үзәге янында булачак һәм Камал театры янында финишка килеп җитәчәкләр.
Җиңүчеләрне Г.Камал театры каршында биш номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы диңгез образы», «Көтелмәгән образ», «Велосипедта баручы иң матур диңгезче», «Иң борынгы велосипед». Шулай ук чарада катнаша алачак ир-атлар өчен «Иң яхшы тәвәккәл велосипедчы» дигән махсус номинация оештырылачак, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.