Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2021, 15:14

«Сәламәт шәһәрләр. Сәламәт туклану балаларга» Казан форумында күңел ачу программасының алып баручысы Тутта Ларсен булачак

Форумның эшлекле өлеше кысаларында Татарстан башкаласында Россия, Италия, Бельгия, Боливия шәһәрләре мэрлары һәм экспертлары чыгыш ясаячак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 1-нче июньдә Казанда «Сәламәт шәһәрләр. Сәламәт туклану балаларга» халыкара форумы башланып китәчәк. Ул сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсендә Россия һәм чит ил экспертларын, дөньяның төрле илләрендәге шәһәр мэрларын җыячак. Форум эшлекле һәм күңел ачу программаларын үз эченә алачак. Казанлылар азык-төлек гадәтләре турында лекцияләр тыңлый, конкурсларда, мастер-классларда катнаша, шулай ук онлайн-режимда форумның эшлекле программасы белән таныша һәм сәламәт туклануның иң яхшы экспертлары фикерләрен ишетә алачак.

Форумның онлайн һәм офлайн форматларда узачак программасына эш сессияләре, түгәрәк өстәлләр, лекторияләр, мастер-класслар, шулай ук танып белү экскурсияләре кертелгән.

Форумның күңел ачу программасы Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Мәктәп пикнигы» гаилә бәйрәме белән ачылачак. Танылган блогер һәм табиб-терапевт Регина Доктор һәм практик балалар психологы Валентина Паевская бәйрәм кунакларына азык-төлек гадәтләре турында сөйләячәк. Чараның модераторы булып танылган алып баручы Тутта Ларсен чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасында шулай ук лабиринт узу, рәсем күргәзмәсе, балалар өчен мастер-класслар, концерт программасы, «Рецептик» видеорецептлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, ашамлыклар дегустациясе һәм башкалар. Бәйрәм 11:20 сәгатьтә башлана.

Форумның рәсми ачылышы 2-нче июньдә Казан Ратушасында узачак. Шул ук көнне форумның төп чараларының берсе – мэрларның түгәрәк өстәле узачак. Анда БМО структуралары вәкилләре һәм азык-төлек сәясәтенең Милан пактында катнашучы шәһәрләр җитәкчеләре катнашачак.

Форумның рәсми өлеше «Азык-төлек гадәтләре. Киләчәкне үстерү проблемасы буларак туклану экологиясе» темасына түгәрәк өстәл белән дәвам итәчәк. Аның модераторы Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина булачак. Фикер алышуда Россия, Италия, Бельгия, Боливия белгечләре катнашачак.

Моннан тыш, форум кысаларында шәһәр азык-төлек сәясәтенең Милан пактын имзалау тантанасы узачак.

2-нче июннең көн ахырына, шулай ук форумның өченче көне – 3-нче июньдә, төрле төбәкләрнең тәҗрибәсе турында фикер алышып, муниципаль дәрәҗәдә җәмәгать сәламәтлеген ныгыту эшенә багышланган эш сессияләре, пленар дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак, дип хәбәр иттеләр Башкарма комитетның Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә. Форумның эшлекле өлеше чараларын сылтама буенча онлайн күзәтергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» форумы координация советын Татарстан башкаласы җитәкләгән Милан пактының беренче Евразия төбәк форумы булачак. Оештыручылар булып Казан мэриясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» ассоциациясе һәм «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ белән берлектә чыгыш ясый. Форум Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм шәһәр азык-төлек сәясәтенең Милан пакты ярдәмендә уздырыла.

Барлык яңалыклар