В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җәяүлеләр өчен юлны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Диана Жиленкова). Түбән Кабан күле аша автомобиль күперен реконструкцияләү сәбәпле, Һ.Такташ урамыннан алып Н.Назарбаев урамындагы җәяүлеләр күперенә кадәр тротуар ясала башлады. Бу Түбән Кабан күле буйлап җәяүлеләр өчен юлны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк. Эшләрне 10 нчы октябрьгә тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Назарбаев урамы буенча Түбән Кабан күле аша автомобиль күперен ябу шәһәрлеләргә кайбер кыенлыклар китерде, дип игътибар итте ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Безнең Кабан күле аша җәяүлеләр күпере бар. Кызганычка каршы, ремонт ясау сәбәпле, аңа Назарбаев ягыннан якын килү авырлашты, күпергә керүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы куелды», – диде ул.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә, тротуар төзелеше автомобиль күперен тулысынча ябу турында карар кабул ителгәннән соң башланган. Тротуар төзелгәннән соң җәяүлеләр юлы сизелерлек кыскарачак, аларга хәзерге вакытта ерак ара үтәргә туры килә. Шәһәрлеләр өчен тиешле хәрәкәт схемалары урнаштырылачак. «Моннан тыш, юл-транспорт ситуациясен тәэмин итү өчен Һади Такташ урамы буенча асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалды», - дип өстәде И.Куляжев.
Теләсә кем гадәттәге маршрут бозылуны бик авыр кабул итәчәк, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Яңа юлга җайлашу, яңа графикка күнегү өчен вакыт кирәк, шуңа күрә тиз арада йөкләнеш зур урамнардагы юл ситуациясен яхшыртуга ярдәм итәчәк үзгәрешләр кертәчәкбез. Без шәһәрлеләрнең теләкләрен дә кабул итәчәкбез, күпер ябылу сәбәпле юл ситуациясен яхшырту буенча тәкъдимнәрне карарга әзер», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, күпер реконструкция өчен 28 нче сентябрьгә каршы төндә ябылды.