В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирүчеләр өчен автокинотеатр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта оештырылган иде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Бүген «Казан” гаилә үзәге янындагы парковка бер кичкә урам кинотеатрына әверелде. Шәһәрнең иң популяр күзәтү мәйданчыкларының берсендә очучы-сынаучы Михаил Девятаев батырлыгы турында «Девятаев» фильмы күрсәтелде.
Мәйданчык алдан әзерләнгән – парковкада транспорт хәрәкәте чикләнгән, махсус экран урнаштырылган иде. Фильмны карарга теләүчеләрне сайлау участокларында бирелә торган «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» беләзекләре буенча керттеләр.
Совет армиясендә очучы сугышның беренче көненнән үк көрәшкән. Аның исәбендә дошманның бәреп төшерелгән самолетлары күп. 1944 елның 13 июлендә ул Гороховтан көнбатыштарак FW-190-ны бәрдерә, әмма әсирлеккә эләгә. 1945 елның 8-нче февралендә Михаил Девятаев концлагерьдан немец очкыч-бомбардировщигында кача.
Казанлылар бу фильмны аеруча җылы каршы алды, чөнки Михаил Девятаев үз гомеренең шактый өлешен Казанда үткәргән. Татарстан башкаласында аны хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр, Вахитов районында аның исемендәге урам һәм хәтта быел утыртылган ылыслы аллея да бар.
Исегезгә төшерәбез, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын, 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм 4-нче номерлы Академия һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр уза. Сайлауларда катнашкан барлык казанлылар «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек ала, ул тавыш бирүнең бөтен чоры дәвамында – 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр гамәлдә. Өч көн дәвамында казанлылар бушлай җәмәгать транспортында йөри һәм шәһәрнең барлык дәүләт һәм муниципаль музейларына керә ала.