В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Декабрьдә Казансу яр буендагы экологик станциядә бушлай чаралар сериясе узачак, аларның берничәсен Яңа елга багышлаячаклар. Шәһәрлеләр өчен бәйрәмгә әзерлек буенча лекция, яңа елга истәлекле бүләкләр ясау һәм экологик кичә оештырачаклар.
Ватылган савыт-сабадан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар 8 декабрьгә планлаштырылган. Дәресләрне Барлык диннәр храмы рәссам-мозаикачысы Варвара Савилова үткәрәчәк. Чараларга әле бөтенләй тәҗрибәсе булмаганнар һәм тәҗрибәле осталар килә ала. Мастер-класслар 12:00 һәм 13:00 сәгатьтә узачак.
14 декабрьдә халыкны экологик марафон тәмамлану хөрмәтенә оештырылган кичәгә көтәләр. Программада: «КультТорг» проектыннан предметлар алмашу, марафонда катнашучылар арасында бүләкләр уйнату һәм аларны тапшыру, чәй эчү һәм гитарник. Чарага керү ирекле. Тулырак мәгълүматны соңрак бастырачаклар.
Яңа ел каникулларына экологик яктан ничек әзерләнергә һәм аларны ничек үткәрергә дигән лекцияне 22 декабрьдә укыячаклар. Очрашуда яңа ел бизәнү әйберләре, бәйрәм табыны, файдасыз бүләкләргә һәм төргәкләргә альтернативалар турында фикер алышачаклар. Спикер булып балалар өчен «Яшел компас» экологик мәктәбе авторы Екатерина Карпухина чыгыш ясаячак. Башлану вакыты – 14:00.
29 декабрьдә 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә казанлылар өчен яңа ел экологик чыршысын ясау буенча мастер-класс үткәреләчәк. Катнашучылар дизайнер-декоратор, «ЭкоЛогично. Яшел Үзән» берләшмәсе активисты Альбина Краснова белән бергә ясаячак.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Шулай ук алдан язылу буенча эшкәртелгән капкачлардан сувенирлар ясау буенча мастер-класслар дәвам итә.
Экологик станция Казансу яр буенда «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында урнашкан, дип искәрттеләр «ЭкоЛогично» хәрәкәте матбугат хезмәтендә. Павильон чәршәмбедән якшәмбегә кадәр 12:00 дән 20:00 гә кадәр ачык.