В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрут «Урам» экстрим-паркыннан «Ак Барс Арена»га кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
Маршрутның озынлыгы 12,1 км тәшкил итә. Заездда катнашучылар «Урам» экстрим-паркыннан «Ак Барс Арена» стадионына кадәр барачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, велосипед кышын йөрү өчен туры килергә тиеш, шулай ук катнашучыларга шлемда булырга киңәш ителә. 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр заездда олылар белән бергә катнаша ала.
Старт 10:30 га билгеләнгән. Катнашучылар Миллениум күпере астындагы парковка янында җыелачаклар, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе»нең Instagram-аккаунтында.