Ике көн эчендә казанлылар музейга 300 дән артык әйбер бүләк иткән.
Фото: tatmuseum.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында Татарстанның төп тарихи музееның туган көненә багышланган бүләк итү көннәре узды – 5 нче апрельдә аңа 128 яшь тулды. Акциядә Казанның 30 кешесе катнашты, ике көн эчендә алар 300 дән артык әйбер алып килгән, алар арасында уникаль һәм бик сирәк экспонатлар да бар.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан символикасы белән идәнгә куела торган фарфор ваза бүләк иткән. Мондый вазаларны республиканың рәсми кунакларына тапшыралар. Фәрит Мөхәммәтшинның башка бүләкләре арасында ил Президенты һәм РФ Дәүләт Думасы бүләк иткән сувенирлар бар.
Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе академигы Ильяс Айдаров музейга үзенең ике картинасын тапшырган. Аларның берсендә Габдулла Тукай дусты һәм укытучысы Камил Мотыгый белән Уральск мәдрәсәсендә сурәтләнгән. Ильяс Айдаров үзе Мотыйгый нәселеннән.
Милли музейга даими бүләк бирүчеләре арасында Казан рәссамы Валентин Быковскийның тол хатыны Мария Оводова да бар. Быел ул иске Казанның хәзерге вакытта юкка чыккан почмаклары белән өч картина бүләк иткән.
Сәидә Апакова XIX гасыр ахырыннан татар этнографик әйберләре коллекциясен тапшырган: кием, аяк киеме, көнкүреш әйберләре. «Бу безгә, гадәттә, үткән заманнар көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләргә җитми торган әйберләр иде: кешеләр нәрсә кигән, нәрсә кулланган», – дип билгеләп үтте ТР Милли музее генераль директоры урынбасары – баш саклаучы Лилия Саттарова.
Сәидә ханым ире ягыннан Апаковлар нәселе белән бәйле, алар үз вакытында Казанның иң матур тарихи бинасына – Шамил йортына ия булганнар, хәзер анда Татарстан Милли музееның бер филиалы – Габдулла Тукайның әдәби музее урнашкан, аның белән ул күптән хезмәттәшлек итә.
Башка бүләкләр арасында шулай ук ХХ гасырның икенче яртысындагы совет көнкүреше әйберләре, шул исәптән электр бигудие һәм радиоалгычлар, 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиада түштамгалары, Казан шагыйрәсе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ога Левадная архивы (аның кулъязмалары, фотосурәтләре, документлары, бүләкләре) бар.
Музей-филиалларның да табышлары бар. Мәсәлән, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шәхси китапханәсеннән Гоголь һәм Пушкин әсәрләре белән китаплар (Муса Җәлилнең музей-фатиры), Совет һәм Россия тел белгече, төрки белгеч Рифкать Әхмәтьянов архивыннан фотосурәтләр (Татар китабы йорты), 10 томлык «Ленин тормышы» басмасы (Ленин музей-йорты).
Бүләк ителгән әйберләр белән экспертлар эшләячәк, һәр әйбер яки коллекция буенча алар нәтиҗә ясаячак. Аннары эксперт фонд-сатып алу комиссиясе аларны музей коллекциясенә кертеп буламы-юкмы икәнен билгеләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.