Ярышлар 27-нче һәм 28-нче ноябрьдә Мәскәүдә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казан спортчылары Мәскәү «Динамо»сы, Россиянең иң титуллы клубларының берсе белән көрәшәчәк. Хәзер мәскәүлеләр үз активында 20 очко белән илкүләм беренчелектә икенче урында тора.
«Динамо» составында - төрле елларда «Синтез» төсләрен саклаган 7 уенчы. Алар арасында легендар капкачы , Россиянең иң танылган һәм атказанган ватерполисчыларының берсе, Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Николай Максимов та бар.
Командалар быелгы сезонда өченче Казан туры кысаларында очраштылар, «Синтез» уенчылары ике тапкыр көндәшләрен җиңде - 11:9 һәм 14:4 исәбе белән.
Катлаулы эпидемия ситуациясе аркасында матчлар тамашачыларсыз, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләрен төгәл үтәп узачак.
Уеннар башлану 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.