Концертка «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзекләрен күрсәтеп керергә кирәк булачак
Фото: Денис Гордийко
Программа буенча 12:00 сәгатьтә Май чабу бәйрәме планлаштырылган, ул 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары концерт башланачак, артистлар сәхнәгә түбәндәге тәртип буенча чыгачак:
14:30 – Анастасия Макарова һәм Камилә Измайлова;
15:00 – Хәбиб;
15:30 – Гүзәл Уразова;
16:00 – Ваня Дмитриенко;
16:30 – Фирдүс Тямаев;
17:00 – «Кар-мэн»;
18:00 –«Волга-Волга» ВИА;
18:30 – Татарстанның Дәүләт хоры;
19:00 – «Иванушки International»;
20:00 – Салават Фәтхетдинов;
20:30 – «Хор Турецкого».
Концертка керү «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзекләре буенча башкарылачак, алар президент сайлауларында тавыш бирүчеләргә таратыла.
23:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы янындагы әйләнгеч юлда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Шулай ук кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк.