Бәйрәмне 6 меңнән артык укучы өчен оештыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Быел 191 гомуми белем бирү учреждениесен 6099 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана.
Укучылар өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән, татар инди-лейблы Yummy music – Ilgiz һәм «Оммаж», рэп-башкаручы Enaecash вәкилләренең чыгышы көтелә.
Хедлайнерлар яшьләр арасында популяр башкаручылар булачак – җырчы һәм блогер Ваня Дмитриенко һәм RASA музыкаль төркеме.
Чыгарылыш кичәсе традицион мәктәп вальсыннан башка узмаячак. Аны 180 пар башкарачак. Күккә йөз күгәрчен очыртачаклар.
Бәйрәм 21:30 сәгатьтә зур матур салют белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.