Бүгенгә коронавирустан 348 мең 38 татарстанлы прививка ясаткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Бу атнада Татарстан башкаласында бакчачылар вакцинациясе башлана. Моннан тыш, Казанда метро станцияләре янында прививка кампаниясе уздыру мөмкинлеге карала. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
«Әлегә бу мәгълүматка билгеле бер ихтималлык белән каравыгызны сорыйм, чөнки бездә вакцинацияләүнең барлык механизмнары да ахыргача оештырылмаган. Тик һәрхәлдә, халык эшкә барганда яки эш урыныннан киткәндә дә прививка ясый алсын өчен шундый төгәл ният бар», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.
Шулай ук бу атнада бакчачыларга вакцинация ясау да этаплап башлана. Табиблар бакчачылык ширкәтләрен йөреп чыгачак һәм халыкка прививка ясатырга тәкъдим итәчәк. Беренче булып медицина бригадалары Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы шәхси йортларны йөреп чыгачак.
Татарстанда барлыгы 153 вакцинация пункты эшли. Бүгенге көнгә республиканың 348 мең 38 кешесе коронавирустан прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 5,5 мең кеше). Аларның икенче дозасын 243 мең 658 кеше алган.
«Исегезгә төшерәм, бүген вакцинация – авыруны нәтиҗәле кисәтүнең бердәнбер мөмкинлеге», – дип йомгаклады В.Жаворонков.