Өч атна дәвамында мобиль бригадалар метро станцияләре янында прививка ясау кампаниясен үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанда яшәүчеләр инде иртәгә ачылачак сайлау участокларында гриппка каршы вакцина ясата алачак. Шәһәрдә вакцинация 200-дән артык сайлау участогында оештырылачак, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Казанда 249 адрес буенча урнашкан 459 сайлау участогы эшләячәк. Нигездә, стационар сайлау участоклары мәктәп, балалар бакчалары, административ учреждениеләр биналарында урнашачак. Вакцинация моның өчен кирәкле барлык шартлар булган биналарда оештырылачак, дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.
«Ким дигәндә вакцинация табибта алдан тикшеренүне таләп итә. Шуңа күрә шәһәр халкына прививкаларны дөрес җиһазланган медицина кабинетлары булган урыннарда гына ясаячаклар, - дип аңлатты спикер. - Вакцинация сайлау участогы эшләгән вакыт дәвамында үткәреләчәк. Без халыкка бу мөмкинлектән баш тартмаска һәм үзенең сәламәтлеге турында кайгырту белән гражданлык бурычын үтәүне берләштерергә киңәш итәбез».
Метрополитен станцияләре янында халыкны вакцинацияләүне уздыручы мобиль бригадаларның эше сменалап өч атна дәвамында оештырылачак, дип өстәде В.Жаворонков. Һава шартларына бәйле рәвештә мобиль бригадалар эшенә төзәтмәләр кертелергә мөмкин, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Хәзер вакцинация өчен иң уңайлы чор җитте, дип билгеләп үтте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. «Эпидемия сезоны башланмады, авыру иярү дәрәҗәсе тыныч, һава шартлары уңай. Үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен иң кулай вакыт, - диде ул. - Вакцина ясату өчен шәһәр халкына поликлиникага барырга, чиратларда утырырга кирәкми. Сайлау участокларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәләчәк, шуңа күрә тынычлап грипптан прививка ясатырга мөмкин».
Исегезгә төшерәбез, киләсе сезонда грипптан Казанның 754 мең 435 кешесен (яки шәһәр халкының 60 процентын) вакцинацияләү планлаштырыла, шул исәптән 202 мең 530 бала һәм 551 мең 905 өлкән кеше. Балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга, медицина хезмәткәрләренә, мәгариф, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.