В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ни өчен исерткеч эчемлекләр куллануны чикләргә кирәк булуы һәм репродуктив сәламәтлеккә прививка ясау йогынты ясыймы юкмы икәне турында Татарстан эпидемиологлары сөйләде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март, Ксения Швецова). Татарстанда короновирустан вакцинаны 97 меңнән артык кеше ясаткан, шуларның 41 меңнән артыгы икенче дозаны алган. Ни өчен вакцинация ике этапта уздырыла, прививкага ничек язылырга һәм ни өчен авырлы хатын-кызларга прививка ясатырга киңәш ителми – бу һәм башка популяр сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе баш эпидемиологы Алсу Буланкина җавап бирде.
Ни өчен коронавирустан вакцинацияләнергә кирәк? Авырып табигый иммунитет алу яхшырак булмасмы?
Һәр кешенең организмы COVID-19 авыруы белән очрашуга ничек реакция ясавы, авыруның ничек узуы, теге яки бу кешенең терелгәннән соң нинди өзлегүләр барлыкка киләчәге билгеле түгел. Барыгызга да билгеле булганча, «җиңел» авырулар белән беррәттән, авыруларның шактый авыр очраклары һәм үлем очраклары бар. Ә менә прививкадан соң вакцинациягә җитди, авыр реакцияләр күзәтелми. Бүгенгә бу авыруны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы.
Вакцинация ничек уза?
Вакцинация ике этапта уздырыла, аларның һәрберсендә кешегә иммунитет формалаштыру өчен кирәкле ике төрле вакцина компоненты кертелә. Прививкалар арасындагы интервал 21 көн тәшкил итә.
Әгәр дә кеше вакцинациянең беренче этабын гына узса, анда иммунитет формалашмый. Әгәр дә кеше беренче прививканы ясатып, 21 көн эчендә коронавирус белән авырса, икенче компонентны кертү сәламәтләнүгә кадәр кичектерелә.
Вакцинадан соң кеше коронавирус белән авырмаячагына гарантия бармы?
Шуны истә тотарга кирәк, бер генә вакцина да 100% якламый, һәм сүз коронавирус турында гына бармый. Кулланыла торган вакциналарның нәтиҗәлелеге 91%-тан 95%-ка кадәр бәяләнә – бу бик югары күрсәткеч. Әмма барыбер 5-7% очракта куркыныч кала – ул кеше организмының үзенчәлекләре белән бәйле. Вакцина кертелүгә карамастан, антитәннәре барлыкка килмәгән кешеләр дә бар. Ләкин мондый очраклар бик сирәк. Теләсә кайсы очракта, әгәр прививка ясаткан кеше авыру йоктырса, ул җиңел формада узачак, һәм үлем очракларыннан яклау 100% диярлек тәшкил итә.
Безне вакцина вирусның төрле штаммнарыннан саклармы?
Вируслар һәрвакыт үзгәреш кичерә – бу аларның исән калуының нормаль механизмы. Әлегә коронавирусның барлык яңа штаммнарын мутацияләр, алар дөньяда барлыкка килгән, шул исәптән Британия, Көньяк Африка, вакциналар нигезендә яткан аксымнарга кагылмый. Бу дәлилләнгән, бу хакта мәгълүмат фәнни журналларның соңгы мәкаләләрендә басылып чыкты – эшләнгән вакциналар бүген ачыкланган барлык штаммнардан саклый.
Кем куркыныч төркемендә тора, кемгә беренче чиратта вакцинацияләнергә кирәк?
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация эпидимологик күрсәтмәләр буенча профилактик прививкаларның Милли календарена кертелгән. Беренче дәрәҗәдәге өстенлеккә хроник авырулар, шул исәптән бронхолег системасы авырулары, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире һәм симерү белән бәйле затлар керә.
Вакцина фертильлектә чагылыш табамы?
Вакциналар массакүләм җитештерүгә әзерләнгән вакытта җентекле контроль уза.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә 3 вакцина – «СпутникV» буларак билгеле «Гам-КОВИД-Вак», Чумаков исемендәге үзәктә эшләнгән «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак». Аларның берсе дә клиникага кадәр һәм клиник тикшеренүләрдә репродуктив сәламәтлеккә тискәре йогынты ясамады – хатын-кыз да, ир-ат та.
Әгәр дә кеше коронавирус белән авырый икән, ул чагында дару препаратлары билгеләнә, алар фертиль функциягә йогынты ясарга мөмкин. Ул чагында йөклелектән сакланырга кирәк.
Йөкле хатын-кызларга һәм имезүчеләргә вакцинация ясарга мөмкинме? Һәм йөклелекне планлаштырганда ир белән хатынның икесенә дә прививка ясатырга кирәкме?
Авырлы хатын-кызларга һәм имезүчеләргә вакцинацияләнергә киңәш ителми.
Йөклелекне планлаштыру чорында, ир-ат һәм хатын-кыз тикшерүләр узганда һәм балага узырга әзерләнгән вакытта прививка ясатырга мөмкин. Әмма эшнең үзен вакцинацияләүнең икенче этабы тәмамланганнан соң 3-6 айга күчерү яхшырак.
Бу прививка әнисе һәм балага ниндидер зарарлы йогынты ясаячак дигәнне аңлатмый. Эш шунда ки, вакцинация антитән эшкәртү белән бергә бара, моның өчен организм билгеле бер күләмдә көч сарыф итә. Аерым алганда, антитән эшләп чыгару аминокислоталарның өстәмә санын таләп итә. Ә йөклелек – болай да энергия чыгымнары чоры, һәм организм ресурсларын башка процессларга сарыф итәргә кирәкми.
Әгәр дә хатын-кыз беренче прививкадан соң балага узса, ул очракта икенчесен эшләргә кирәкми.
Ир-атка планлаштыру һәм баланы ясау чорында вакцина ясатырга мөмкин.
Вакцинага ниндидер каршылыклар бармы?
Төп каршылык – SARS-CoV-2 коронавирусына IgM яки IgGг тестларының күп микъдарда уңай булуы. Процедурага кадәр 2 атна алдан лабораториядә раслаган COVID-19 авыру белән элемтәгә керүчеләргә вакцинация ясарга ярамый. Сәламәтлекне йөкле, имезүче әниләргә, балигъ булмаган балаларга ясамыйлар.
Теләсә нинди хроник авыруларның кискенләшүе чорында прививка ясамарга киңәш ителми, чөнки организм ресурслары башка процессларга тотыла. Ремиссияне көтеп, тыныч кына вакцинацияне узарга кирәк.
Вакцинация алдыннан мәҗбүри медицина тикшерүе уздырыла, болай гына прививка ясатырга ярамый. Табибтан бернәрсәне дә яшерергә ярамый, аңа барлык хроник авырулар турында сөйләргә кирәк.
Организм прививкага ничек җавап бирә ала? Нинди симптомнарны организмның нормаль реакциясенә кертергә була, ә нинди очракларда табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Прививкадан соң төрле реакцияләр булырга мөмкин. Бу нормаль күренеш һәм организмда антитән эшләп чыгару процессы эшли башлавы турында сөйли.
Ковидтан вакцинация вакытында 37-дән 38,5 градуска кадәр температура күтәрелергә мөмкин, бу температура фонында баш авыртуы, мускул йомшаклыгы, инъекция урынында авырту барлыкка килергә мөмкин. Ләкин бу реакцияләр гадәттә бер көн дәвамында уза, шуңа күрә борчылырга кирәкми.
Мондый реакцияләр барлык вакцинацияләрдә дә була дип уйларга кирәкми. Нәкъ киресенчә – күпчелек кешеләр прививканы бөтенләй тыныч кичерә.
Прививкалар турындагы барлык мәгълүматлар «поствакциналь реакция» графасы булган федераль регистрга кертелә. Аны гражданин үзе тутыра, медицина хезмәткәре бу документка керә алмый. Аңа кеше прививкадан соң үзен ничек хис итүе турында мәгълүмат кертә. Бу мәгълүматларны анализлап, экспертлар якынча 10-15% вакцинацияләнгәннәрнең тән температурасы югары булуын билгеләп үткән, калганнары, ягъни 75-85%-ы, прививканы нинди дә булса симптомнарсыз кичерә, дигән нәтиҗә ясаганнар.
Көчле яки гадәти булмаган реакцияләр барлыкка килгән очракта,табибка хәбәр итәргә кирәк, әмма мондый очраклар бүгенгә теркәлмәгән.
Әгәр прививкадан соң температура күтәрелсә, аны төшерергә мөмкинме?
Прививка алдыннан кешегә мәҗбүри рәвештә вакцинадан соңгы чорда үзеңне ничек тотарга дигән тәкъдимнәр бирелә. Башкалар арасында аңа әгәр температура күтәрелсә, түзәргә кирәкми, дип хәбәр итәләр. Температураны, аспириннан тыш, теләсә нинди температураны төшерүче препаратлар белән төшерергә мөмкин.
Коронавирус белән чирләүчеләргә вакцина ясарга кирәкме?
Коронавирус белән авырган кешеләр өчен вакцинация 6 айга кичектерелә. Кандагы антитәннәрнең сан күрсәткечләре референт зурлыклардан югары булса, шулай ук ул ярты елга күчерелә,. Әмма ярты ел узгач прививка ясарга тәкъдим ителә.
Прививка ясатучыларга вакцинация узуны раслый торган нинди дә булса документ бирәләме?
Вакцина турында мәгълүматлар медицина документларына, шул исәптән амбулатор картага кертелә. Гражданның кулына йә белешмә, йә вакцинацияне раслый торган башка документ бирелә. Моннан тыш, мәгълүматлар федераль регистрга кертелә. Икенче прививкадан соң РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта автомат рәвештә электрон сертификат барлыкка килә – вакцинация паспорты. Аны күчереп алырга һәм кирәк булганда кулланырга мөмкин. Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: дәүләт хезмәтләре порталында мондый документ барлыкка килсен өчен, кеше ЕСИАның расланган хисап язмасына ия булырга тиеш, шулай ук документларны тутырганда «Мәгълүматлар тапшыруга риза» графасында тамга куярга тиеш.
Дөрес микән, вакцинациядән соң бер ай чамасы исерткеч эчемлекләр кулланырга ярамый?
Әйе, вакцинациягә кадәр һәм аннан соң исерткеч эчемлекләрне артык кулланырга киңәш ителми, чөнки бу очракта организмда антитән эшләп чыгаруны шактый начарайта торган механизмнар җибәрелә. Исерткеч эчемлекләрне күп куллану төрле процесслар китереп чыгара, организм аны эшкәртүгә зур чыгымнар таләп итә. Бу энергияне ул углеводлар һәм аксымнардан ала. Антитәннәр да аксымнардан ясала. Шуңа күрә антитәннең җитәрлек күләмдә булмавы, яки ниндидер авырулар кискенләшүе ихтималы бар. Прививкага өч көн кала һәм аннан соң өч көн эчендә исерткеч эчемлекләрне куллануны чикләргә тәкъдим ителә. Иң күбе – бер бокал яхшы шәраб эчәргә мөмкин.
Вакцинациягә ничек язылып була? яшәү урыны буенча поликлиникага килеп, алдан язылмыйча кереп буламы? Үзең белән нинди документлар кирәк?
Республика халкы вакцинациягә ТР һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук 122 телефон номеры һәм вакцинопрофилактиканы гамәлгә ашыручы медицина оешмаларының колл-үзәкләре аша язылып була.
Алдан язылмыйча гына сәүдә үзәгендә: Җиңү проспекты, 141адресы буенча көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр вакцинация мобиль пунктында процедура узарга мөмкин.
Медицина оешмаларында прививка ясау өчен үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш. Мобиль пунктларда вакцинацияне паспорт булганда гына узарга мөмкин, ләкин полис һәм СНИЛС булуы хуплана.
Республикада бүген күпме вакцина бар? Барлык теләүчеләргә дә җитәрме?
Вакцина җитмәс дип борчылырга кирәкми. Бүген Татарстанда 150-дән артык вакцинация пункты эшли, аларның барысы да тиешле күләмдә препаратлар белән тәэмин ителгән.
Әлбәттә, вакцина китерүгә бәйле тоткарлыклар булырга мөмкин, чөнки бүген ул бик күп кешеләргә кирәк. Мондый очракта вакцинациягә язылырга һәм чакыруны көтәргә генә кала. Хәзерге вакытта көтү бите нуль дәрәҗәсендә диярлек, вакцина кайтутарту белән проблемалар юк.
Привика ясаткан кешегә битлек режимын һәм башка санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәкме?
Әлбәттә, бигрәк тә беренче һәм икенче компонентларны кертү арасындагы интервалда – бу чорда иммунитет әле формалашмаган, һәм кеше авыру йоктыра ала.