Яңа 18 катлы йортларда 198 фатир бар, аларның гомуми торак мәйданы якынча 10 мең кв. м. тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Бүген Казанда «Салават күпере» торак комплексында Илһам Шакиров проспекты буенча 9-нчы һәм 5-нче соципотека йортларында яшәүчеләргә фатир ачкычлары тапшырдылар. Микрорайонның өченче кварталында бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, ятим балалар, табиб-грант алучылар, шулай ук авария хәлендәге торактан күченүчеләр яшәячәк.
Яңа 18 катлы йортларда 198 фатир бар, аларның гомуми торак мәйданы якынча 10 мең кв. м. тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста отделкада тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе җайланмалары, су, электр энергиясен исәпкә алу җайланмасы, җылылык көйләгечләре һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Яңа фатирга күченүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин котлады. Ул искәрткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча агымдагы елда 2 млн.979 мең кв. метр торак төзү планлаштырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 304 мең кв. метрга күбрәк.
Бүгенге көндә «Салават күпере» торак районының өченче кварталында социаль ипотека программасы буенча өч 340 фатирлы торак йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 18%-тан 43%-ка кадәр тирбәлә, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.