Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 17:31

«Салават күпере» торак комплексында күпфункцияле үзәк ачылды

Биредә 180-нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казанның «Салават күпере» торак комплексында Зилант ур., 22/15 адресы буенча күпфункцияле үзәк ачылды, яшәүчеләргә биредә 180-нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтеләчәк. Күпфункцияле үзәк ачу тантанасында Татарстан Республикасы Иикътисад министры Фәрит Габделганиев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова катнашты.

Яңа күпфункцияле үзәктә «Салават күпере» торак комплексында һәм якын-тирә бистәләрдә яшәүче 50 меңнән артык кеше төрле хезмәтләрдән файдалана алачак. Яңа офиста документлар кабул итү һәм бирү 9 тәрәзәдә башкарыла. Моннан тыш, күпфункцияле үзәктә чират белән идарә итүнең электрон системасы каралган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә уңайлы хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудырылган.

«Алга чираттагы адымыбызны ясау - безнең өчен зур шатлык. Әле бер ел элек кенә биредә яшәүчеләр белән очрашуда безнең кадерле салаватлыларны борчыган сораулар исемлеге билгеләнгән иде, алар өчен бу бик мөһим. Сораулар арасында яңа күпфункцияле үзәк төзү дә бар иде. Безнең өчен халык белән диалогта булу һәм аларның таләпләренә җавап бирү мөһим», - диде С.Миронов.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев күпфункцияле үзәкләрнең әһәмиятен һәм аларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне гамәлгә ашыру һәм алуда кирәклеген ассызыклады. Ул халыкка чиратсыз тиз, вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне теләде.

Барлык яңалыклар