В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Березовая урамындагы мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән
Денис Гордийко фотосы
Казанның «Урман шәһәрчеге» торак комплексында балалар бакчасын файдалануга тапшырырга әзерлиләр. Берничә ел дәвамында төзүче оешма әлеге объектны куллануга тапшыра алмаган. Хәзер объект муниципаль милеккә бирелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Березовая урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. 2025 елда объект шәһәр милкенә тапшырылган. Аңа кадәр биш ел дәвамында төзүче оешма аны файдалануга тапшыра алмаган. Хәзер учреждениедә төзекләндерү эшләре бара.
Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, әлеге бакча якындагы торак комплексларда яшәүче балалар өчен ачылачак.