В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13-14 нче апрельдә йорт хайваннарына бушлай прививка ясатырга мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
13 нче апрельдә ветеринария табиблары 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Колсәет торак массивындагы Главная урамында кизү торачак. 12:30 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр вакцинация мобиль пункты Зур Дәрвишләр һәм Кече Дәрвишләр торак массивларында кибет янында урнашачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)234-75-61 телефоны буенча белергә мөмкин.
Авиатөзелеш районында да йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләү үткәреләчәк. 13 нче апрельдә шәһәр халкын Борисоглебский торак массивындагы чиркәү янында 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр. 14 нче апрельдә акция Северный торак массивында узачак. Мобиль пунктлар 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Үзәк Мариуполь һәм Литвинов урамнары киселешендә, шулай ук 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Литвинов һәм Давыдов урамнары киселешендә урнашачак. Белгечләргә +7(843)571-38-10, +7(917)287-02-99 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук ял көннәрендә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр дүрт аяклы дусларына котыру авыруына каршы прививка ясата алачак. 13 нче апрельдә бригадалар Әмәт торак массивында Мотор урамы, 31а адресы буенча кизү торачак. Мобиль пунктның эш вакыты – 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Якшәмбе, 14 нче апрельдә, акция 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Отар торак массивында дәвам итәчәк. Шәһәрлеләрне йорт хайваннары белән Калинин урамы, 60а адресы буенча көтәчәкләр. Шул ук көнне ветеринария хезмәткәрләре Победилово торак массивында Садовая урамы, 38а адресы буенча эшләячәк. Бригадалар 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кизү торачак. Кукушкино торак массивында яшәүчеләр дә хайваннарны вакцинацияләү өчен медикларга мөрәҗәгать итә алачак. Күчмә пункт 12:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Аркылы Кукушкино урамы, 11 адресы буенча эшләячәк. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)298-53-02.
Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, барлык мәчеләр һәм этләр вакцинацияләнергә тиеш. Хайваннан кешегә күчә торган чирләр бар. Аларның иң куркынычы – котыру авыруы.