Ветеринария табибларына 4-5 нче майда мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
«Адмиралтейство бистәсе» торак массивында мобиль пункт 4 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Красный Химик урамы, 19 адресы буенча урнашкан 32 нче мәктәп янында эшләячәк.
Калинин торак массивында акция 5 нче майда узачак. Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Равнинная урамындагы 53 нче йорт янында көтәләр.
Белгечләргә +7(843) 555-02-08 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсендә.