В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм эшләр тәмамланганчы газ әсбапларыннан файдаланмаска киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 4-нче июльдә Казанда Авиатөзелеш районының торак массивларында газ белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар.
Борисоглебское, Кадыш һәм Зәңгәр күл бистәләренең торак йортларында газ булмаячак. Ул 4-нче июль 8.00 сәгатьтән магистраль газүткәргечтә эшләр тәмамланганчы туктатылып торачак.
Халыкка газны ябарга, электр плитәләре булдырырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм эшләр тәмамланганчы газ әсбапларыннан файдаланмаска киңәш итәләр. Йортта газ исе чыккан очракта түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк: 8 (843) 234-12-36, 234-09-01, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә.