В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мохтаҗларга көн саен 300 порция ризык китереләчәк
Фото: vk.com/priyut_kzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казанның Әмәт торак массивында кайнар ризык тарату пункты эшли башлады. Анда көн саен (якшәмбедән тыш) йортсызлар һәм аз керемлеләр төшке аш ашый ала, дип хәбәр иттеләр «Кеше приюты» проектының матбугат хезмәтендә.
Пунктка кайнар ризыкны «Итле китчен» компаниясе хезмәткәрләре алып киләчәк. Туклану ноктасы Дачная урамы, 3а адресы буенча урнашкан.
Татарстанда барлыгы 16 кайнар ризык тарату пункты эшли, шуларның җидесе – Казанда. Мәсәлән, павильоннар Борһан Шәһиди урамы, 26 корылма 1, Гудованцев урамы, 6, Симонов урамы, 3, Липатов урамы, 6б, Авангард урамы, 95, Фучик урамы, 52, Дачная урамы, 3а адреслары буенча ачылган.
Республика халкы тәүлегенә ике мең порция ризык ала, ә айга 60 мең тирәсе, бу кечкенә шәһәрчек халкының туклануы белән чагыштырырлык. Һәр павильонга көн саен 300 порциягә кадәр ризык китерелә, аны шәһәр кафеларында әзерлиләр.
Исегезгә төшерәбез, быел «Кеше приюты» проектына биш ел тула. Бу вакыт эчендә активистлар 1,4 миллионнан артык ризык тараткан һәм 47 меңнән артык тапкыр мохтаҗларны төн кундырган. Хәзер төп пунктта – Б.Шәһиди урамында – реконструкция бара. Яңартылганнан соң приют зураячак. Аны июнь аенда Казан Мэры Илсур Метшин карады.