Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2022, 13:27

В.Жаворонков: «Республиканың ковид госпитальләрендә ятакларның яртысы буш»

Татарстанда халыкның 76% ка якыны прививка ясаткан.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация тулы куәтенә бара. Ковид госпитальләрендә ятакларның яртысы буш, әмма авырулар саны арту аз булса да, профилактика чараларын йомшарту турында сөйләргә иртә. Мондый мәгълүматлар бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә яңгырады.

COVID-19 га каршы республикада 2 млн. 311 мең 783 кеше прививка ясаткан (бу республика халкының гомуми саныннан 75,9% ын тәшкил итә), шулардан 1 млн 866 мең 352 татарстанлы икенче компонентны алган. Кабат вакцинацияне 147 мең 240 кеше ясаткан.

«Ревакцинацияне, сертификатның гамәлдә булу срогы тәмамлануны көтмичә, алдагы вакцинациядән соң 6 ай узгач узарга кирәк, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. – Чираттагы тапкыр республика халкын беренчел яки кабат вакцинация узарга чакырам».

Республикада вакцинация пунктлары гадәти режимда эшли. Россия территориясендә теркәлгән барлык вакциналар җитәрлек күләмдә бар, дип ышандырды Владимир Жаворонков.

Прививка ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар аеруча борчу уята, чөнки алар калганнарга караганда коронавирус китереп чыгарган өзлегүләргә күбрәк дучар булалар. «60 яшьтән өлкәнрәк вакцинацияләнгән затларның гомуми саны 67,46% тәшкил итә, – дип өстәде В.Жаворонков. – Беренче компонент белән 571 мең 794 кеше прививка ясатты, икенче компонент белән – 418 мең 524 кеше».

Татарстанда ковид-госпитальләр ятаклар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. «11-нче гыйнварга 2577 ятак җәелдерелгән, – дип ачыклык кертте В.Жаворонков. – Аларның 50%-ы буш. Әлегә аларны яңадан профильләштерүнең мәгънәсе юк, чөнки без коронавирус инфекциясе белән авыручыларның аз булса да, артуын күзәтәбез».

Татарстанда «Дельта» штаммы белән зарарлануның 284 очрагы ачыкланган

Республикада әлегә коронавирус инфекциясенең яңа «Омикрон» штаммы белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. «Дельта» штаммы беркая да китмәде, – дип билгеләп үтте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – «Дельта» штаммы белән зарарланган очракта авыру авыррак уза, пневмония рәвешендә җитди өзлегүләр булырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда әлеге штаммны йоктыруның 284 очрагы теркәлгән.

Любовь Авдонина сүзләренчә, «Омикрон» «Дельта»дан аермалы буларак, 4 тапкырга тизрәк күчә, ләкин җиңелрәк уза. Шул ук вакытта прививка ясатмаучылар авыруны авыррак формада кичерергә мөмкин.

Яңа ел бәйрәмнәрендә чикләүләрне бераз йомшартуга карамастан, тәртип бозуларсыз гына булмады. Ел башыннан бирле ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре 330 объектны тикшерде, 30-ында хокук бозулар ачыкланды. Билгеләнгән штрафларның гомуми суммасы 456 мең сум тәшкил итте. «COVID-19 профилактикасына бәйле барлык чикләүләр дә сакланачак, – дип тәмамлады Любовь Авдонина. – Гадәттәгечә, эпидемия сезоны март аена кадәр дәвам итә. Хәзер без респираторлы авыруларның зур булмаган үсешен күзәтсәк тә, ковидка каршы чараларны йомшарту мәсьәләсен карарга иртәрәк».

Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.

Барлык яңалыклар