В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 32 Британия һәм 186 Һиндстан штаммы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанда киеренке санитар-эпидемиологик вәзгыять саклана, атналык үсеш темпы 19% дәрәҗәсендә кала. Медицина күзәтүе астында COVID-19 га шикле булган 12 мең 543 кеше кала бирә.
Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе белән авыруның 267 яңа очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 35 мең 266 кеше авырган, күрсәткеч 100 мең кешегә 905 кеше, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Британия штаммы белән авыруның 32 очрагы һәм Һиндстан штаммы белән авыруның 186 очрагы ачыкланган.
Тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 га 12 мең 54 тест уздырылган, ә гомумән алганда – 4 млн тест.
Соңгы тәүлектә 360 татарстанлы савыкты. Барлыгы коронавирустан республиканың 27 мең 958 кешесе дәваланды.
Моннан тыш, коронавирус пандемиясе чорында республикада 1 меңнән артык кеше үлгән, алар арасында 6 йөкле хатын-кыз һәм 17 табиб, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
Коронавирустан вакцинация дәвам итә. Бүгенгә вакцинациянең ике этабын да 1 млн 368 мең 547 кеше узган.
Прививка ясаганнарга ел дәвамында гамәлдә булган QR-код белән сертификат бирелә. Әмма, шуңа да карамастан, кабат вакцинацияне 6 айдан узарга кирәк, дип искәртте В.Жаворонков. «Медицина күзлегеннән QR-кодлар ярты ел гамәлдә булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Кабат вакцинация узарга онытмаска кирәк. Һәм тагын шуны да истә тотарга кирәк, иммунитет икенче прививкадан соң 21 көн узгач кына барлыкка килә. Югыйсә, күпләр вакцинациядән соң беренче көнне үк куркыныч янамый һәм бернинди чараларны да үтәмәскә мөмкин, дип уйлап битлекләрен салалар. Бу куркыныч, чөнки без авырый алабыз дигән вариант кире кагылмый. Өстәвенә, иммунитет барлыкка килсен өчен кирәкле срок та узмаган булса».
Исегезгә төшерәбез, 22-нче ноябрьдән Татарстанда яңа чикләү чаралары гамәлгә керәчәк – вакцинация, кичерелгән авыру яки прививка ясатуга каршы медицина күрсәтмәсе турында QR-коды булган кешеләр генә җәмәгать транспортыннан файдалана алачак.