Бүген инициативаны Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Бишбалта бистәсенең янгын депосы бинасында яшьләр үзәге ачу планлаштырыла. Бүген инициативаны ТР Рәисе Р.Н.Миңнехановка шәһәрнең тарихи үзәге объектларын карау барышында тәкъдим иттеләр. Төбәк башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, Рәиснең ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.
Карау программасында беренче нокта янгын депосы бинасы булды – ул XX гасырның беренче яртысында төзелгән кыйммәтле шәһәрне формалаштыручы архитектура объекты. Соңгы елларда депо ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балансында була. Бинаны авария хәлендә дип таныганнар һәм сүтергә ниятләгәннәр, әмма объектны 2016 елда активистлар мөрәҗәгатьләре һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән консервацияләү мөмкин булган. Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина бүген депоны яшьләр үзәге итеп үзгәртеп кору проектын тәкъдим итте. Монда булачак конструкторлар һәм инженерлар әзерләү өчен техник юнәлештәге дәресләр үткәрергә тәкъдим ителә. ТР Рәисе инициативаны хуплады һәм бинаны тикшерүне йөкләде.
Янгын депосы янында яңартылган Балыкчы бакчасы бар. Рөстәм Миңнехановка җәмәгать киңлеген төзекләндерү ике этапта алып барылуы турында сөйләделәр. Бу вакыт эчендә ярым җимерелгән территория яңа кыяфәт ала, шул ук вакытта урынның билгеле элементлары – балыкчы статуясы һәм фонтан торгызыла. Бакчада җәяүлеләр юллары янәдән торгызылган һәм яңалары булдырылган, баскетбол-волейбол мәйданчыгы һәм теннис корты ясалган, воркаут зонасы яңартылган. Балалар уен мәйданчыгы да барлыкка килгән. Бакчада шулай ук урам музыка кораллары һәм амфитеатр белән сәхнә урнаштырылган.
Аннары ТР Рәисе Г.Исхакый урамында XVIII гасырда төзелгән мәдәни мирас объекты булган торак йортны карады. Бүгенге көндә бинаның гомуми күләменнән 30% гына сакланып калган. Архитектор-реставратор Альбина Хәйруллина карауда катнашучыларга объектны торгызу һәм аны функциональ куллану вариантларын тәкъдим итте.
Юныс мәйданы карауның чираттагы ноктасы иде, анда көзгә төзекләндерү тәмамлана. Проектны гамәлгә ашыруда ТР шәһәрләрен үстерү институты җаваплы. Рөстәм Миңнехановка искә төшергәнчә, мәйдан XVIII гасырның икенче яртысында формалашкан, ә XX гасыр башына ул дүрт бакчаны берләштерүче скверга әверелгән. Төзекләндерү барышында биредә яктырткычлар тоташтырылган, җәяүлеләр юллары ремонтланган, кечкенә архитектура формалары урнаштырылган: эскәмияләр, урналар һәм сандыклар татар йортының традицион интерьер әйберләрен күрсәтә. Шулай ук агачлар һәм куаклар утыртылган.
Киләсе объект – 1905 елда төзелгән Александров-Петцольд сыра заводы комплексы. Биналар мәдәни мирас объектлары һәм XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы сәнәгать архитектурасы үрнәге булып тора. Комплекс җитештерү корпусларын һәм остаханәләрне үз эченә ала. ТР Рәисенә заводны төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр: биредә галереялар, татар милли ашлары рестораны, офислар, коворкинг, кунакханәләр һәм иҗтимагый киңлекләр ачу планлаштырыла.
Моннан соң Рөстәм Миңнехановка Түбән Кабан күле һәм Г.Камал исемендәге театрның төзелә торган бинасы янындагы территорияне үстерү планнары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә Ш.Мәрҗани урамы янындагы (Зәйни Солтан скверыннан Назарбаев урамына кадәр) сулык чикләре өлеше төзекләндерелмәгән. Проектның өченче чиратын гамәлгә ашыру Түбән Кабан күлен яңартуны әйләндереп алып тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Проект буенча велосипед-җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, Тукай һәм Ш.Мәрҗани урамнарының элемтәсен оештыру каралган. Моннан тыш, күл буенда урнашкан Казан электр челтәрләре объектлары реконструкцияләнәчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Нурсолтан Назарбаев урамындагы күперне ачуда катнашты. Ремонт кысаларында юллардагы полосалар саны 6 дан 8 гә кадәр арттырылган, шул исәптән уңайлы җәяүлеләр зоналары булдырылган.
Татарстан Рәисе иң ахырдан керү төркеме реконструкцияләнә торган Горький исемендәге паркта булды. Бу территория озак вакыт буш торды, биредә уңайсыз һәм куркыныч җәяүлеләр юллары бар де. Төзекләндерү кысаларында керү төркемендә иске япманы алыштыралар, яшелләндерү үткәрәләр, җәмәгать транспорты тукталышларының яңа павильонын төзиләр, кечкенә архитектура формалары урнаштыралар: эскәмияләр, урналар, кояштан саклаучы зонтлар. Шулай ук Н.Ершов урамы буйлап велосипед юлы барлыкка килә.
Монда ук Рөстәм Миңнехановка «Аэромост» шәһәр канат юлы проектын тәкъдим иттеләр. Аның Горький исемендәге паркта, «УРАМ» экстрим-паркында һәм «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта өч станциясе булачак. ТР Рәисе канат линиясе һәм станция эскизлары, проектның техник үзенчәлекләре белән танышты, дип хәбәр итә төбәк башлыгының матбугат хезмәте.