2025 елның гыйнварында Казан халкына буш эш урыннары ярминкәләрендә һәм эш бирүчеләр көннәрендә эш табарга ярдәм итәчәкләр. Килүчеләргә буш эш урыннары һәм вазыйфалар турында сөйләячәкләр, дәүләт гарантияләре, хезмәт өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
22 гыйнварда Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Теләүчеләрне Бертуган Касыймовлар урамындагы 22/7 номерлы йорт адресы буенча урнашкан филиалда көтәчәкләр. Кызыксындырган сорауларны
cznkazan.vahpriv@tatar.ru электрон почтасы аша яки +7 (843)224-86-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Шул ук көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары филиалында вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Эш эзләүчеләр Ибраһимов проспектындагы 41 нче йорт адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Сорауларга
cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы аша яки +7 (843)560-88-98 телефоны буенча җавап бирәләр.
Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 22 гыйнварда Гагарин урамындагы 46 нчы йорт адресы буенча урнашкан буш эш урыннары мини-ярминкәсендә көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72. Шулай ук электрон почта аша мөрәҗәгатьләр кабул ителергә мөмкин:
cznkazan.moskir@tatar.ru.
Вакансияләр мини-ярминкәсен 29 гыйнварда Рихард Зорге урамындагы 102 нче йорт адресы буенча урнашкан Совет районы филиалында оештыралар. Өстәмә мәгълүматны
cznkazan.sovet@tatar.ru электрон почта аша һәм +7 (843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Барлык чаралар 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр идарә тармагында.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 73 вакансия ярминкәсе
оештырды, шуның нәтиҗәсендә 2060 кеше эшкә урнашты, шуларның 830ы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш тапты. Чараларга барлыгы 20 меңнән артык кеше килгән.