Очышлар атна саен якшәмбе көнне башкарылачак.
Фото: Красатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). Яңа авиарейс Казан белән Салехардны тоташтырачак. Туры очышлар 2023 елның 8 нче гыйнварыннан атна саен якшәмбе көнне башкарылачак.
Салехардтан 9:40 та китү планлаштырыла, ТР башкаласына 10:20 дә киләчәк. Казаннан һава борты 11:15 тә китә, Ямал-Ненец автономияле округы башкаласына ул 15:45 тә төшә.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Салехардта вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгать алда йөри. Юлда пассажирлар 2 сәгать 30 минут булачак.
Рейсларны «Ямал» авиакомпаниясе башкарачак. Очышларда Sukhoi Superjet 100 самолетлары эшли, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.