Тыңлаучылар иң сирәк машина модельләре турында беләчәк.
Фото: Екатерина Красуцкая
Тыңлаучылар совет чоры автомобиль сәнәгатенең барлыкка килүе, сирәк һәм иң киң таралган машина модельләре турында беләчәкләр. Шулай ук казанлыларга илебез конструкторларының инновацион эшләнмәләре һәм танылган фильмнардагы совет машиналарының популяр маркалары турында сөйләячәкләр.
Лекция 18:30 сәгатьтә башлана. Керү «Җепшеклек чоры»ннан алып «Үзгәртеп кору»га кадәр» күргәзмәсенә билетлары, шулай ук «Пушкин картасы» буенча башкарылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)567-80-67, +7 (843)567-80-68 телефон номерлары аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Чара Ak bars retro cаrs музее белән берлектә оештырыла. Лекция СССР чорына багышланган очрашулар циклы кысаларында узачак. Программада – совет чоры сәнгате, тарихы, көнкүреше һәм автосәнәгате өлкәсендәге экспертлар чыгышы.