В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы -4 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 18-нче ноябрь). Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый.
Иртәгә, 19-нчы ноябрь көнне, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 2-4 градус салкын, иртәгә көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан авышкан тирән циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә мул явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре һәм кар боткасы булачак. Бу чорда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.
Шимбә һәм якшәмбе, 20-нче һәм 21-нче ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22-нче ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк. Шимбә көнне атмосфера басымы интенсив рәвештә төшәчәк һәм кичен минимумга җитәчәк, ә якшәмбе көнне үсәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.