В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә минималь һава температурасы +14-16 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 20-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә минималь һава температурасы +14-16 градус булса, көндез - 25-27 градус җылы.
Тулаем республика буенча шимбә көнне шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, аерым районнарда томан. Көндез урыны белән яңгыр, яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, минималь һава температурасы төнлә +12-17 градус җылы булачак. Көндез максималь һава температурасы 23-28 градус җылы булачак.
Якшәмбе көнне, 21-нче июльдә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән яшен булачак. Җил көнбатыштан, талгын, яшен вакытында секундына 15-20метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә +13-18 градус булачак. Көндез максималь һава температурасы 21-26 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.