Кунакларны лекцияләр, белгечләр консультацияләре, активлык, конкурслар, уеннар, гаилә маркеты көтә.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). 11-нче июль көнне Горки-Әмәт урманында «Ярат» яшь гаиләләр фестивале узачак. Казанлылар лекцияләр тыңлый, белгечләрдән бушлай консультацияләр ала, активлыкта, гаилә фотосессияләрендә һәм конкурсларында катнаша, шулай ук гаилә маркетында товарлар сатып ала алачак.
Фестиваль 11:00 сәгатьтә иң кечкенәләр өчен «Ползунки наперегонки» узышыннан башланачак. Түләүсез мастер-класслар һәм 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен активлык көн дәвамында, 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак.
Бәйрәм программасы
11:00-11:30 – иң кечкенәләр өчен «Ползунки наперегонки» узышы;
11:30-12:00 – фитнес-разминка;
13:00-13:20 – F-team чыгышы;
13:45-14:15 – коляска парады;
14:15-14:45 – призлар уйнату;
14:45-15:15 – «Минем гаилә» family look күрсәтү;
15:15-15:30 – «Пой со мной – Минем белән җырла» иҗади студиясе чыгышы;
15:30-17:30 – катнашучыларны бүләкләү;
17:30-18:00 – балалар өчен анимацион интерактив;
18:00-18:30 – «Острова сокровищ»тан бию флешмобы.
Лекторий җәдвәле
11:30-12:00 – имезү һәм ашату буенча консультант Гүзәл Хаметовадан «Яшь әнигә күкрәк сөтен имезүне ничек дөрес итеп оештырырга» лекциясе;
12:10-12:40 – доула, бала тапканнан соң тәрбия буенча белгеч Ольга Архиповадан «Әни кешегә партнер белән бала табу турында нәрсә белергә кирәк» лекциясе;
12:50-13:20 – Табиб-педиатр Алексей Луцкийдан «Бер яшькә кадәрге балаларның эчләре чәнчү турында мифлар һәм дөреслек»;
13:30-14:00 – югары категорияле акушерка – бала тудырганнан соң торгызу буенча белгеч Марина Тишунинадан «Бала табуга тәнне дөрес әзерләү серләре»;
16:15-16:45 – Фитнес-тренер, нутрициолог Илья Павловтан «Ел әйләнәсе яхшы формада булу өчен нәрсә ашарга»;
16:55-17:25 – Шеф-повар, нутрициолог Марк Окуньнан «Файдалы ризыкны ничек тәмле дә итәргә. Сәламәт туклану буенча лайфхаклар».