В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Фото: Денис Гордийко
2 нче апрельгә каршы төндә Казанда юеш кар һәм яңгыр көтелә. Һаваның минималь температурасы -1 градустан +1 градуска кадәр булачак. Көндез явым-төшем дәвам итәчәк, ә һава температурасы +3 белән +5 градус арасында тирбәләчәк.
Татарстанның кайбер районнарында алдагы төндә һаваның минималь температурасы -3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез максималь температура +9 градуска җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре, республиканың кайбер районнарында томан булырга мөмкин.
3 нче апрельдә һаваның минималь температурасы нульгә якын булачак, көндез республиканың кайбер районнарында һава 8-13 градуска кадәр җылыначак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртергә онытмагыз.
Җәяүлеләргә дә сак булырга, юлны бары тик моның өчен билгеләнгән урында гына светофорның рөхсәт итүче сигналына чыгарга, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.