Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2023, 14:03

Ял көннәрендә Казан сәүдә үзәге парковкасында шәһәр халкы кирәкмәгән өс киемнәрен һәм аяк киемнәрен тапшыра алачак

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды халыкка акциягә волонтерлар буларак та кушылырга тәкъдим итә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). 8 нче һәм 9 нчы апрельдә Казан сәүдә үзәкләренең берсендәге парковкада әйберләр җыю буенча акция узачак. Теләге булганнар өлкәннәр һәм балалар киемнәре китерә ала.

Әйберләр яхшы хәлдә кабул ителә. «Сезон арасында аеруча җылы киемнәр – тышкы кием, оекбаш, аяк киеме, балалар әйберләре, курткалар, пальто кирәк», – дип сөйләде «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов. Җыелган барлык әйберләрне «Яхшы куллар» хәйрия складына алып китәчәкләр.

Акция 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча узачак. Казанлылар чарага волонтерлар буларак та кушыла ала. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-65-61 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, ел саен складта 12 меңнән артык кеше кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала. Казанда ике кабул итү пункты эшли, өстәмә рәвештә фонд әйберләрне кабул итү буенча күчмә акцияләр үткәрә, соңгысы февральдә узды.

Барлык яңалыклар