В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Алдагы ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак. Атмосфера басымы югары булу сәбәпле, коры һава торышы көтелә.
Иртәгә, 22 нче июльдә, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Көндез һаваның максималь температурасы +25 тән +27 градуска кадәр, төнлә 13 тән 15 градуска җылы булачак.
23 нче июльдә һәм 24 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Шимбә көнне төнлә һава 16 градуска кадәр җылыначак, көндез – плюс 29 градуска кадәр. Якшәмбе көнне Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һаваның максималь температурасы +17 градуска кадәр, көндез +30 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.