Киләсе төндә һәм иртән урыны белән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан азрак начарлану белән томан көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Иртәгәдән Татарстанда җылытачак. Алдагы төндә һава +11 градуска, шимбә көндез +19 градуска кадәр күтәреләчәк. 17 нче сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан азрак начарлану белән томан көтелә.
Бүген Казанда төнлә бераз яңгыр явачак. Минималь һава температурасы +7 дән +9 градуска кадәр булачак. Шимбә көндез болытлы булачак, бераз яңгыр явачак, термометр баганалары +15-17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне республикада температура фоны күтәрелүен дәвам итәчәк – төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9+ дан +14 градуска, көндез +17 дән +22 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча 19 нчы сентябрь, дүшәмбе көнне, республика бик җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы ихтимлы бар. Төнлә һава +16 градуска, көндез +26 градуска кадәр җылыначак.
20 нче сентябрь, сишәмбе көнне, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, шуның аркасында республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы +18 дән +23 градуска кадәр булачак.
Бүген Казанда аязучан болытлы булачак. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр. Көндез һава +16 градуска кадәр җылыначак.