В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда термометр баганалары +28 градуска кадәр күтәреләчәк
Якындагы көннәрдә Татарстанда секундына 15-20 метрга кадәр җил көчәюе белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.
Бүген төнлә Казанда явым-төшем көтелми, һава температурасы +17..+19 градус булыр дип көтелә. Көндез урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр ява. Термометр баганалары +26..+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе, 21 июль көнне, Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә – +13..+18 градус, көндез – +23..+28 градус.
Яңгырлы һәм яшенле урыны белән тотрыклы һава киләсе атна башында сакланачак. ТР Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, көндез термометр баганалары +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +12..+17 градуска кадәр суыта.